Арча педагогика көллияте базасында урнашкан "ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерында Р... — 10 июля 2026 г. в 08:14:00.446
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан "ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерында Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә. Алар өчен көн дәвамында төрле осталык дәресләре уза. Шундый осталык дәресенен берсен Кәче төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы уздырды. 🪶"Май канаты ясау" осталык дәресен укучылар бик кызыксынып кабул итте. Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштылар. Җырлы-биюле уеннарын уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр!👍👏

