Бөтен Ташкичүне шаулатып быел янәдән "Сөлгеле капка" ачык фольклор фестивале узды. — 18 июля 2026 г. в 11:09:47.664
Бөтен Ташкичүне шаулатып быел янәдән "Сөлгеле капка" ачык фольклор фестивале узды. Хәзер аны традиция буенча, дияргә дә була. Чөнки ул бишенче тапкыр үткәрелә. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел катнашучылар саны меңгә якынлашкан. Мәдәни мирасыбызны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүне үзләренә максат итеп куючы коллективларның булуы куандыра. Быел әнә һава торышының көйсезләнеп, кояшның болытлар артына качып, яңгырның явып торуы да комачауламады, көннең салкынлыгы да сиздермәде, иртәдән кичкә кадәр җыр-моң сөючеләр мәйданны шаулатты. Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/boten-taskicune-saulatyp-byel-ianadan-solgele-kapka-acyk-folklor-festivale-uzdy

