27 июль көнне сәгать ун тулып ун минутта Арчага көньяк яктан керү юлының 2,9нчы чакрым... — 1 августа 2026 г. в 10:50:32.131
27 июль көнне сәгать ун тулып ун минутта Арчага көньяк яктан керү юлының 2,9нчы чакрымында (тимер юл күпере астында) юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Daewoo Nexia автомобиле белән идарә иткән 1947 елгы йөртүче өстенлекле юлдан килүче транспорт чарасына юл бирмәгән һәм Hyundai Solaris автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Daewoo Nexia һәм Hyundai Solaris йөртүчеләре, шулай ук 2016 елгы балигъ булмаган пассажир җәрәхәтләр алган. Алар барысы да Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре йөртүчеләрне юл киселешләрендә аеруча игътибарлы булырга, юл билгеләре таләпләрен һәм өстенлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-iul-halakatenda-oc-kese-zyian-kurde

