🚸 «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы — 31 августа 2026 г. в 05:20:02.357
🚸 «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы 6 сентябрьгә кадәр Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән «Игътибар – балалар!» акциясе үтә. 📊 Елның беренче 7 аенда республика юлларында балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 11 бала һәлак булган, 291 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Акция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуга, балаларны махсус креслоларда йөртүгә, җәяүлеләр иминлегенә һәм яктылык кайтаручы элементлар куллануга аерым игътибар биреләчәк. 👨👩👧 Ата-аналарга балаларга юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен кабат искә төшерергә, ә автомобильдә йөрткәндә баланың яшенә һәм авырлыгына туры килгән махсус балалар җайланмасын кулланырга киңәш ителә. Балалар иминлеге — һәркемнең җаваплылыгы!

