Аяксыз калган бройлерны аякка бастырдым. — 30 августа 2026 г. в 10:49:06.370
Аяксыз калган бройлерны аякка бастырдым. Өч ел элек ике бройлер аяксыз калды. Артка чигенә-чигенә арт ягына утыралар. Басып тора алмыйлар. Бу витамин җитмәгәннән аяксыз калу гына түгел дип, интернеттан җавап эзли башладым. Һәм җавапны таптым. Бройлерда инфекция. Ветаптекадан дару алып, өч көн ризыкларына салып бирдем. Бройлерлар аякка басты. Быел тагын шундый хәл. Ветаптекага кереп, хәлне аңлатып, өч төймә дару сатып алып, төеп ризыкларына салып бирдем. Аяксыз калган бройлер аякка басты. Ә витамин җитмәгәннән аякка басалмаганнарга кальций хлорид эчертәм. Үлмиләр, аякка басалар. Ашатуны дөрес итеп көйлим. Хәзер көзге байлыктан файдаланам. Алма турап бирәм, теркадан кишер уып салам. Карт кыярлар, алма, бәрәңге пешереп, арпа, бодай салып болгатып куям. Азрак борчак, кукуруз салам. Төрле үләнне тураклап, ризыкларына салып бирәм. Әйбәт үсәләр. Утын күмере дә салгалыйм. Алларыннан вак ташны өзмим. Р. Саттароаа.

