💧 Солдатларга – чиста су — 4 сентября 2026 г. в 07:20:46.682
💧 Солдатларга – чиста су Арча районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе узды. Район халкы изге башлангычны җылы кабул итеп, 10 тоннадан артык шешәле су җыйды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, оешмалар, укучылар, әти-әниләр һәм өлкән буын вәкилләре акциядә актив катнашты. 🤝 Җыелган су 14 сентябрьдә гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә озатылачак 🤲

