Арчада — «Тормыш тамчысы» акциясе 💧 — 3 сентября 2026 г. в 16:16:09.980
Арчада — «Тормыш тамчысы» акциясе 💧 Арчада Террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланган истәлекле чара узды. Анда мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм битараф булмаган райондашлар катнашты. Чарада Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова чыгыш ясап, бердәмлек һәм тынычлыкның мөһимлеген ассызыкладылар. Террорчылык корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Чара ахырында катнашучылар гөлләргә су салып, яшәүгә хөрмәтен белдерде. Укучылар «Ангел Беслана» иҗади осталык дәресендә дә катнашты. 🌿

