Мелиорация һәм Арча районының агрокласслары хезмәттәшлеккә ышанычлы адымнар ясый! 💦 — 7 сентября 2026 г. в 12:48:52.360
Мелиорация һәм Арча районының агрокласслары хезмәттәшлеккә ышанычлы адымнар ясый! 💦 Шушмабаш мәктәбендә уку-тәҗрибә хуҗалыгын модернизацияләү буенча мөһим эшләр алып барыла. «Приволжмелиоводхоз» командасы, дәүләт учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин җитәкчелегендә, мәктәп яны кишәрлеген мелиорацияләү буенча смета төзү эшенә кереште. Марс Хисмәтуллин фикеренчә, нәтиҗәдә биредә республикадагы иң заманча мәктәп тәҗрибә кишәрлеге барлыкка киләчәк. Авыл хуҗалыгы белгечләре белән мәгариф системасының хезмәттәшлеге — авыл өчен яңа буын квалификацияле белгечләр әзерләүгә туры юл! Агрокласслар «Кадрларны АПКда әзерләү» федераль проектының һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Әлеге проект ярдәмендә укучыларыбыз авыл хуҗалыгы тармагын тирәнтен өйрәнә һәм киләчәк һөнәрләренә бүгеннән үк ышанычлы адымнар ясый ала.

