🚨 Сак булыгыз! — 17 сентября 2026 г. в 06:13:54.482
🚨 Сак булыгыз! Сайлаулар көннәрендә уяу һәм игътибарлы булыгыз. Шикле яки хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз, аларны күчермәгез һәм чит кешеләрдән саклауга әйбер алмагыз. Балаларга да куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерегез. Шикле әйбер күрсәгез, куркынычсыз урынга ераграк китеп, оператив хезмәтләргә хәбәр итегез. 📞 Экстрен хезмәтләр: 112 — бердәм номер 101 — янгын-коткару хезмәте 102 — полиция 103 — ашыгыч медицина ярдәме 104 — газ хезмәте Мошенниклар шалтыратуына да сак булыгыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген кайгыртыгыз! Арча муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия