🪗 Талантлар очрашкан җир — 29 сентября 2026 г. в 18:58:35.952
🪗 Талантлар очрашкан җир Бүген Арчада Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы һәм композитор Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе, шулай ук «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. 🎶 Милли көйләрне яңгыратып, бәйрәмгә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә районнарыннан, шулай ук Казан, Киров, Йошкар-Ола шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасыннан иҗатчылар җыелды. Бу очрашу татар моңын, җыр-музыкасын һәм милли традицияләрне саклаучы талантларны бер мәйданда берләштерде ❤️ Рамил Курамшин исемендәге бәйгенең Арча җирендә инде 10 нчы тапкыр үткәрелүе — аның әһәмиятен һәм халык арасында популярлыгын күрсәтә🎵 Чара турында тулы язма һәм видео булачак, безне күзәтеп барыгыз