Өлкәннәр көне алдыннан Арча районында ветераннар өчен машина йөртү осталыгына багышланг... — 29 сентября 2026 г. в 10:17:10.169
Өлкәннәр көне алдыннан Арча районында ветераннар өчен машина йөртү осталыгына багышланган үзенчәлекле бәйге узды🚙 🚫Анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм руль артында үз-үзләрен ышанычлы тотуларын күрсәтте. Чараны Арча районы ветераннар советы, ДОСААФ һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе оештырды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Мондый чаралар өлкән буын вәкилләренең актив тормыш рәвешен саклап калуына, аралашуына һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карауына мөмкинлек бирә. 👏Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.