«Гади генә...» китабы дөнья күрде — 29 сентября 2026 г. в 06:47:01.060
«Гади генә...» китабы дөнья күрде Хәсәншәехта яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрь Тәбрис Фәхретдиновның «Гади генә...» дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты📘 Шагыйрьнең күп кенә шигырьләренә танылган композиторлар көй язган. Әлеге җырлар үзешчән сәнгать коллективлары белән генә түгел, республиканың күренекле җырчылары башкаруында да яңгырый. «Гади генә...» китабына тупланган шигырьләр – авторның күңел көзгесе. Алар укучыны Тәбрис Фәхретдиновның эчке дөньясы, уй-фикерләре һәм хисләре белән якыннан таныштырыр, күңелләргә матурлык һәм җылылык өстәр.