⚽️ Арча командалары — җиңүче — 28 сентября 2026 г. в 05:27:40.291
⚽️ Арча командалары — җиңүче Уфада узган «Прорыв» мини-футбол турнирында Арча командалары уңышлы чыгыш ясады! 🥇 Арча җыелма командасы (2013–2014 елгы уенчылар) — җиңелүләрсез турнирны тәмамлап, 1нче урын яулады! 🥈 «Адил Мөхәммәтҗанов академиясе» командасы — көмеш призёр! 👏 Тренерлар: Адил Мөхәммәтҗанов, Ренат Насыйбуллин, Кәрим Хәкимов, Искәндәр Закиров. 📸 Фото — Арча спорт мәктәбенең «Макс» каналыннан.