🚦 Юлда сак булу – һәркемнең җаваплылыгы! — 30 сентября 2026 г. в 09:45:02.116
🚦 Юлда сак булу – һәркемнең җаваплылыгы! Көзен көннәр кыскара, караңгы вакыт арта. Яңгыр, томан һәм юлның дымлы булуы машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне күрүне кыенлаштыра. Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек 🔸 Җәяүлеләргә: • юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннан чыгарга; • светофор сигналларына игътибар итәргә; • караңгы вакытта ачык төстәге кием һәм яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә. 🔸 Машина йөртүчеләргә: • тизлек режимын һәм куркынычсыз дистанцияне сакларга; • җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булырга; • рульдә телефоннан файдаланмаска кирәк. 👨👩👧 Ата-аналар, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшерегез һәм аларның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булуына игътибар итегез.