🌟 Хезмәте белән үрнәк Ландыш! — 1 октября 2026 г. в 07:28:16.984
🌟 Хезмәте белән үрнәк Ландыш! «Яңарыш» ширкәтендә сыер савучы булып эшләүче Ландыш Носкова — үз һөнәренә тугры, тырыш хезмәткәр. Ул терлекчеләр бәйгесендә өч этапны да уңышлы үтеп, Татарстан буенча абсолют чемпион исеменә лаек булды. 🏆 Хәзер Ландыш Мәскәүдә Татарстан данын якларга әзерләнә. Ул ике ул үстерә, дәүләт программасы кысаларында яңа йорт та алачак. Ландышка Мәскәүдә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! 🌷