Ташкичү авыл җирлегендә — 2 октября 2026 г. в 05:46:07.109
Ташкичү авыл җирлегендә 1 октябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында Ташкичү авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде. Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда социаль объектларда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан утырышның пленар өлешендә авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Төрле хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясады, элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше тикшерелде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов утырышка йомгак ясап, яңа бурычлар куйды.