⚠️ 3–4 октябрьдә юлларда сак булыгыз! — 3 октября 2026 г. в 12:45:58.648
⚠️ 3–4 октябрьдә юлларда сак булыгыз! Синоптиклар һава торышының кискен начараюын фаразлый: температура түбән төшеп, яңгыр һәм кар яварга, көчле җил исәргә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. 🚗 Машина йөртүчеләргә: • тизлекне киметергә; • куркынычсыз араны арттырырга; • кинәт тормозга басудан һәм кискен маневрлардан сакланырга; • юлга чыгар алдыннан яктырткычлар һәм тәрәзә чистарткычларның төзеклеген тикшерергә; • мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерергә. 🚶 Җәяүлеләргә: • юлны бары тик билгеләнгән урыннарда чыгарга; • киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга. Бозлавыклы юлда автомобильнең тормоз юлы сизелерлек озая. Шуңа күрә бу көннәрдә юлда аеруча игътибарлы һәм сак булу мөһим. Имин юллар!