🧵 Арча осталары — Татарстан данын Витебскта яклады!
🧵 Арча осталары — Татарстан данын Витебскта яклады! Арча районының дүрт кул эшләре остасы — Танзилә Вәлиева, Гөлфия Мәгъсүмова, Рузидә Сөләйманова һәм Нәсимә Гарифуллина — Беларусьнең Витебск шәһәрендә узган «Без актив озын гомер өчен» өлкәннәр союз слетында Татарстан данын тәкъдим итте. Осталар үзләренең милли кул эшләре буенча осталык дәресләре үткәрде: кулъяулык чигү, татар түбәтәйләрен бизәү, мамык шәл бәйләү серләрен күрсәтте. Татар милли киемнәре һәм кул эшләре чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 🇹🇷 Сәфәр яңа танышулар, җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр белән истә калган. 🌿 Яшь чикләре — актив тормышка киртә түгел. Осталыкны саклап, аны яшь буынга тапшыру — үзе зур мирас.