Кадрда - Тукай — 3 октября 2026 г. в 05:30:05.297
Кадрда - Тукай 🎥 Тукайның туган ягында документаль сюжет төшерелә! «Россия-Культура» телеканалы өчен «Родное слово — Святое слово» документаль циклы кысаларында төшерү эшләре Арча районының Кушлавыч һәм Яңа Кырлай авылларында узды. Иҗат төркеме Габдулла Тукайның балачагы, туган ягы һәм аның шәхесе формалашкан мәдәни мохит турында материаллар әзерли. 📺 Проектны «Россия-Культура» телеканалында 2027 елда күрсәтү планлаштырыла.