Арча үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында сезонлы гриппка каршы вакцинаци...
Арча үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасында сезонлы гриппка каршы вакцинация башланды. 💉Балаларга «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары белән прививка ясау оештырылган. 🧑⚕ Вакцинация балалар консультациясе бинасының өченче катындагы 3нче кабинетта үткәрелә. Прививка ясату өчен башта участок табиб-педиатрында баланы тикшертергә һәм вакцинациягә рөхсәт алырга кирәк. Балаларны вакцинациягә кабул итү вакыты: 10:00–12:00 13:00–16:00 😷 Табиблар гриппка каршы иммунитетның прививкадан соң билгеле бер вакыт узгач формалашуын искәртә. Шуңа күрә сезонлы инфекцияләр таралганчы вакцинацияне алдан узу мөһим. 🩺 Арча үзәк район хастаханәсе ата-аналарны балаларның сәламәтлеген кайгыртырга һәм гриппка каршы вакцинация мәсьәләсе буенча участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә чакыра.