Укытучы гына кешене кеше итә
Укытучы гына кешене кеше итә Укучыларына тирән белем һәм тәрбия бирү өстенә, үзенә генә хас бай традицияләре белән дан тоткан, мәгариф өлкәсендәге барлык яңа алымнарны беренче булып кабул иткән һәм аның нәтиҗәсен күреп яшәгән яраткан мәктәбемдә – 3нче мәктәптә кунак булып кайткач туган хис-тойгыларым белән уртаклашасым килде минем. Өлкәннәр көне унаеннан һәм инде якынлашып килүче Укытучылар көненә багышлап оештырылган мәҗлес иде бу. Елдагыча, чакыру сәгатенә, шатланышып килеп җиттек без. Мәктәп җитәкчесе Гөлнара Рафисовнаның ветераннарга карата җылы мөнәсәбәте аерым мактауга лаек, ишек төбеннән үк колач җәеп каршы алдылар безне. Бу бәйрәмдә генә түгел, елына 3-4 тапкыр чакырып хөрмәт итәләр безнең өлкән гвардияне. Күпме әзерлек һәм мәшәкать икәнен үзләре генә беләләрдер. Коллективка бик зур рәхмәт! 📨 Ветеран укытучы Наилә Миңнемуллина ХАТЫ