🏆 Арчада бишенче тапкыр «Арча-Уен» узды!
🏆 Арчада бишенче тапкыр «Арча-Уен» узды! 💪 Арча һәм Саба районнарыннан 27 команда, барлыгы 108 кеше ачык спорт-сәламәтләндерү уенында көч сынашты. Быел ярышларда 14 яшьтән өлкән һәркем катнаша алды. 🥇 56–72 яшьлек катнашучылар төркемендә «Чаңгычылар» командасы җиңү яулады. 73 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә беренче урын район җыелма командасына бирелде. 👏 Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! ФОТОЛАР