🌷 Өлкәннәр – безнең иң кадерле кешеләребез🌷
🌷 Өлкәннәр – безнең иң кадерле кешеләребез🌷 "Октябрьнең беренче көнендә бакчабызның зурлар төркемендә Өлкәннәр көненә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм узды",- дип язалар Арчаның 1нче балалар бакчасыннан💐 Балалар яраткан әби-бабайларын матур шигырьләр, җырлар, дәртле биюләр һәм күңелле уеннар белән сөендерделәр. Ә бәйрәмнең иң матур мизгеле — сабыйларның үз куллары белән ясаган бүләкләрен кадерле өлкәннәренә тапшыруы булды. ❤️ Милли ризыклар белән тулы табын артында аралашу, күңелле хатирәләр белән уртаклашу бәйрәмгә аерым ямь өстәде 🌸 📨 Районыбызның 1нче балалар бакчасы тәрбиячеләреннән ХАТ