Арча районы педагоглары Пермь краенда Татар мәгърифәте көннәрендә катнашты
Арча районы педагоглары Пермь краенда Татар мәгърифәте көннәрендә катнашты 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Татарстан делегациясе Пермь краенда Татар мәгърифәте көннәрендә булды. Бу туыда район мәгариф идарәсенең МАКС каналында хәбәр ителә. Делегация составында Арча районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары да катнашты. Сәфәр кысаларында очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм ачык дәресләр узды. Әлеге чаралар татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү һәм Арча районы педагогларының тәҗрибәсен башка төбәкләргә тарату өчен мөһим адым булды.