Көзге бәйрәм - Сөмбелә
Көзге бәйрәм - Сөмбелә Ашлык булып җирдә үсә Уңыш бит ул “Сөмбелә!” Бөтен җирне нурга күмә Кояш кебек “Сөмбелә”. Иске Төрнәле мәктәп - бакчасында без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәмен уздырдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Ул - көзге бәйрәм , уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була. Бәйрәмгә алдан әзерләндек. Көзге табигатьне кузәттек, шигырьләр, жырлар, биюләр дә өйрэндек. Балалар көз турында белгәннәрен курсәтә алдылар. Алар көз билгелэрен әйттелэр, агачларны таныдылар, аларга дөрес итеп узләренең яфракларын элделэр. Табышмакларның жавапларын таптылар. Яшелчә, жиләк -жимешләрне аерып кәрзингә тутырдылар. Мәктәп - бакчабызга очраклы гына килеп кергән Галигә дә балалар яшелчәләрне аерырга, файдалары турында сөйләде. Кичә бик куңелле, файдалы узды. Дания Фәхриева, Иске Төрнәле башлангыч мәктәбе укытучысы. Калганын моннан укыгыз.