Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Шура, Шурабаш, Байкал, Сөрде һәм Түбән Оры авылларының мәдә...
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Шура, Шурабаш, Байкал, Сөрде һәм Түбән Оры авылларының мәдәният хезмәткәрләре, Сөрде авылы китапханәчесе һәм җырчы егет Дима Пиговаев белән берлектә Яңа Чүриле психоневрология интернатында һәм Арча картлар йортында чыгыш ясаганнар. "Мондый очрашулар өлкәннәребезгә шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итә, аларның көндәлек тормышына ямь өсти. Җыр-моң, ихлас аралашу кешеләрне берләштерә, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгыта. Иң мөһиме — игътибар һәм җылы мөнәсәбәт һәркемгә кирәк булуын тагын бер кат искәртә", - дип хәбәр итте безгә Түбән Оры авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова.