Хөрмәтле район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хөрмәтле район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту, юл хәрәкәтенең өзлексез һәм имин булуын тәэмин итү — бүгенге шартларда җиңел булмаган бурыч. Сезнең җилкәләрегездә авыр, әмма бик тә кирәкле хезмәт ята. Юл тармагында эшләүче төрле һөнәр ияләренең компетентлылыгына һәм профессиональ осталыгына меңләгән автомобиль йөртүченең, пассажирның һәм җәяүленең тормышы һәм иминлеге бәйле. Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз һәм эшкә җаваплы карашыгыз нәтиҗәсендә Арча районы юллары тагын да сыйфатлырак, ә торак пунктларыбыз тагын да төзек һәм матур булыр дип ышанабыз. Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм хезмәтегезгә җаваплы карашыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Юл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һөнәри эшчәнлектә яңа уңышлар телим! Сезнең хезмәтегез районыбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен бик мөһим. Һәрвакыт шулай район халкының ышанычын аклагыз, юлларыгыз һәрчак тигез һәм имин булсын, ә руль артында утыручылар сезгә карата һәрвакыт игътибарлы һәм рәхмәтле булсыннар! Бәйрәм белән! Арча муниципаль районы башлыгы А.Г. Хисаметдинов