ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ — 19 августа 2026 г. в 08:57:13.969
ИХ, АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ ЧИГҮЛЕ, ИСКИТМӘЛЕ Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөюче дусларыбыз! 21 нче август Арча шәһәрендә узачак Республикакүләм "Арча читекләре" этно-фестиваленә чакырабыз. Программада: * Читек тарихын чагылдырган күргәзмә; * Күн мозаикасы, "Казан җөе"- читек чигүгә багышланган осталык дәресе; * "Читегемне күрегез!" бәйгесе - кул эшләреннән торган күргәзмә; * “Татар бизәкләре” лабораториясендә катнашкан проектларның күргәзмә-презентациясе; * “Казан җөе” фильмыннан өзекләр трансляцияләү; * Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе эшләреннән торган күргәзмә; * Иҗади коллективлар чыгышы; Кече мәйданда район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган сату нокталары эшлиячәк. Фестивальнең махсус кунаклары: ZAKARIA фолк-төркеме. Тарихыбызны бергәләп барлыйк һәм аны киләчәк буыннарга җиткерик! Башлана: 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! #АрскКультура #АрскийРДК

