Булдыра, Самат! — 1 сентября 2026 г. в 16:38:31.326
Булдыра, Самат! Арчаның 6 номерлы урта мәктәбенең 6 "В" сыйныфы укучысы Самат Мусин өчен Белем көне күңелле вакыйга белән истә калыр. "Казанка" хуҗалыгында җәйге каникулда көтү көтеп ул 131 мең сум акча эшләгән. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров аңа зур бүләк тапшырды. Самат элек эшләгән акчаларына тайлар, атлар сатып алды. Бер көтү аты бар аның хәзер. Инкубатор сатып алып чебиләр чыгара. Үзе алган чапкыч белән печән чаба. Быелгы акчага мотоблок, арбасын, печән чапкычын алган. Барысы 87 көн эшләгән, Сабантуйда гыңа 2 көн ял иткән.

