Бүген республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды. — 1 сентября 2026 г. в 13:20:44.013
Бүген республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды. Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунаклар - район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Габдерәүфович Хисаметдинов, Арча муниципаль районының "Мәгариф бүлеге" җитәкчесе Муллахметов Н.Н. катнашты. Мәктәптә белем алу вакыты - кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган чор ул. Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 834 укучысы, 53 укытучысы булган белем йортында бүген шулай ук матур бәйрәм узды. Бу уку елында мәктәбебез укучылар сафына 68 баланы кабул итте. Мәктәп директоры Закирова Фильсинә Фаргатовна укытучылар коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне уку елы башлану белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Уку елы уңышлы булсын, сәләтле укучыларыбыз көннән-көн артып торсын! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в реализации проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» , который реализуется ФГБУ "Росдетцентр" при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #МинПросвещения #КомандаВоспитанияРТ #НавигаторыДетства16 #Росдетцентр #Навигаторыдетства #МинОбрНаукиРТ #АСОШ6

