"МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ" ДӘВАМ ИТӘ🚌 — 2 июля 2026 г. в 10:39:21.375
"МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ" ДӘВАМ ИТӘ🚌 Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасын дәвам итә. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруны күздә тота. Бүген аның кысаларында мәдәният хезмәткәрләребез Өтнә авылы халкына җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр. #АрскКультура #АрскийРДК #ЛетовТатарстане #ТатарстандаҖәй

