"МӨНӘҖӘТЛӘР-РУХИ МИРАСЫБЫЗ" БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘБЕЗ
"МӨНӘҖӘТЛӘР-РУХИ МИРАСЫБЫЗ" БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘБЕЗ Арча муниципаль районының Мәдәният идарәсе, район Мәдәният йорты "Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз" районкүләм бәйгесенә старт бирә. Бәйгедә катнашу өчен: - Мөнәҗәт башкарганны яхшы сыйфатта видеога төшерергә; - Бәйге эшләрен fardiya.derin@mail.ru электрон адресына яки 89297280074 телефон номерына юлларга; - Мөнәҗәт башкаручы турында тулы мәгьлүмат Нигезләмәдә күрсәтелгән гариза формасында бирелә. Гаризалар 2026 елның 30 нчы октябренә кадәр кабул ителә. Иң яхшы мөнәҗәт башкаручылар Арча район Мәдәният йортында узачак Гала-концертка чакырыла. #АрскКультура #АрскийРДК