Чигүле тарих — 21 августа 2026 г. в 13:42:17.375
Чигүле тарих «Арча читекләре» фестивале үзенең башлангычын районыбызның Кылачы авылында алды. 2024 елда ул район күләмендә генә үткәрелде, хәзер аның масштабы үскәннән-үсә, катнашучылар саны арта. Быел фестиваль республика күләмендә уза. Фестивальнең Кылачы авылыннан башланып китүе юкка түгел. Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләргә дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли. 1972 елда Арчада “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсе төзелә. 70 нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала...

