Татарстанның милли горурлыгы: «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале! ✨ — 21 августа 2026 г. в 13:18:57.128
Татарстанның милли горурлыгы: «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале! ✨ Бүген районыбыз кабат милли мәдәниятебезнең үзәгенә әверелде. Бездә зур бәйрәм — «Арча читекләре» этно-мәдәни фестивале уза! Сәхнәбез гөрли, күңелләр җыр-моңга тула! Чарада Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы һәм Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясый. Фестиваль онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Районыбыз данын еракларга тараткан читекчеләр традициясе яшәсен иде дигән теләктә калабыз.

