"ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ"ЛӘР ӘТНӘДӘ
"ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ"ЛӘР ӘТНӘДӘ Арча район Мәдәният йортының "Җидегән чишмә" халык театры үзенең гастрольләрен дәвам итә. Алар "Яучылар" водевиль-комедиясен Әтнә районы Яңа Шашы авылы халкына тәкъдим иттеләр. Тиздән "Җидегән чишмә"ләр "Идел-йорт" фестиваленең төбәк бәйгесендә катнашачаклар. Без аларга уңышлар, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез. #АрскКультура #АрскийРДК
776 просмотров