🇰🇿 Бүген Казахстан күзәтүчеләре Яңа Кырлайда булды
🇰🇿 Бүген Казахстан күзәтүчеләре Яңа Кырлайда булды Бәйсез Дәүләтләр Берлеге күзәтүчеләре делегациясе 965нче сайлау участогында тавыш бирүне оештыру барышы белән танышты. Кунакларны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Хәбипов һәм Яңа Кырлай җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров озатып йөрде. Делегация шулай ук Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында булды. Музей җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина кунакларны яңартылган экспозиция белән таныштырды. Юллар яхшы, музей-комплекс югары дәрәҗәдә, бар да төзек, бик яхшы оештырылган. Сайлауларның да оешкан төстә баруы күренә. Авыл җирлегендә мондый чаралар аеруча яхшы үтә, җитешмәгән якларны күрмәдек, – диде миссия хезмәткәрләре.