20 апрель көнне танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс ... — 20 апреля 2026 г. в 22:35:08.658
20 апрель көнне танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне. Бу уңайдан Күлле - Киме авыл китапханәсендә "Моң чишмәсе" – дип исемләнгән шигъри сәгать үтте. Сания Әхмәтҗанованың иҗатында туган як, әни, мәхәббәт темаларына багышланган шигырьләрен укыдык. Сания Әхмәтҗанованың иҗаты – гадилек, тирән лиризм һәм татар моңы белән сугарылган. Аның туган көнен китапханәдә үзенчәлекле итеп билгеләп үтү укучыларда татар шигъриятенә мәхәббәт уяткандыр дип ышанып калабыз.

