Перейти к содержимому
Максиметер

Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без төрле, ләкин...

Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без төрле, ләкин бертөрле" дип исемләнгән чара оештырылды. Бу көннең тарихына багышланган фильм карау белән башланган чарабыз, чираттагы китап күргәзмәсен бергәләп карау, гимн сүзләрен искә төшереп, төшеп калган сүзләрне оту, саннар белән бирелгән мәкальләрне табу, кроссвордлар чишү белән үрелеп барды. Авылыбызда берничә төрле милләт вәкилләре яши, алар үзара дус, тату яшиләр. Аларның балалары бер үк мәктәптә белем ала. Чарабызга килгән татар, төрекмән, таджик, балалары да чын дуслар. Без алар белән чын дуслыкның кадерен белү, бергә дус булганда гына тыныч, рәхәт яшәп булуы турында сөләштек. Төрле уеннар уйнадык.

12 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

41 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.