🌿📖Мәхәббәтнең якты хисләре🌿 — 20 августа 2026 г. в 14:03:21.160
🌿📖Мәхәббәтнең якты хисләре🌿 Кышлау авыл китапханәсендә китап укучылар белән Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, паркта шагыйрьнең «Мәхәббәт» шигырен укыдык һәм фикер алыштык. Табигать кочагында шигырьне уку балаларга әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк тоярга, шагыйрьнең хисләрен һәм фикерләрен аңларга ярдәм итте. Фикер алышу барышында укучылар шигырьдәге мәхәббәт, саф хисләр, күңел матурлыгы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

