«Туган җирем — Татарстан» — 31 августа 2026 г. в 13:03:44.442
«Туган җирем — Татарстан» Татарстан Республикасы көне уңаеннан Кышлау авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен викторина үткәрелде. Чара барышында катнашучылар Татарстанның тарихы, мәдәнияте, күренекле шәхесләре, шәһәрләре һәм истәлекле урыннары турында белемнәрен сынадылар. Яшүсмерләр сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, тапкырлыкларын һәм туган республикабыз турында белемнәрен күрсәттеләр.

