Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 29 октября 2026 г.
Олы Мәңгәр авыл китапханәсе «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикак...
Олы Мәңгәр авыл китапханәсе «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проектында катнашуын дәвам итә. Проект кысаларында Габдулла Тукайның «Өзелгән өмид» шигырен Сәләхетдинова Халисә апа укыды. Ул безнен проектыбызда катнашырга оныгы белән килде. Хәзерге көндә лаеклы ялда булган Халисә апа 38 ел Мәңгәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Аның белән Габдулла Тукай иҗаты турында сөйләшү үзе бер рәхәт булды. Проектка кушылыгыз — Тукайны бергәләп укырбыз! #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе