Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 29 октября 2026 г.
Бүген Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә 7-9 сыйныф егетләре белән "Кирәкми безгә сугыш" те...
Бүген Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә 7-9 сыйныф егетләре белән "Кирәкми безгә сугыш" темасына әңгәмәгә җыелдык. Әңгәмәнең максаты - яшь буынга сугыш китергән кайгы-хәсрәт, зыян турында белдерү һәм тынычлыкның кыйммәтен җиткерү. "Офицеры" исемле фильмның герое "Есть такая профессия Родину защищать" дигән җөмлә әйтә. Егетләр белән Ватан, Ватанны саклау, Ватанны саклаучылар турында сөйләштек. Бүгенге көндә илебездә барган махсус хәрби операция, аның авылыбызга, гаиләләргә китергән газабы, анда катнашучы егетләребезнен батырлыгы турында фикер алыштык. Бүгенге көндә һәр кеше махсус операциядәге егетләребезгә үзененең кечкенәме-зурмы ярдәмен күрсәтергә мөмкин. Матур әдәбияттан чын егет, чын герой, герой - пионерларга мисаллар китердек, Бөек Ватан сугышы иң оста итеп тасвирланган китаплар, әсәрләр белән таныштык. Егетләр, сез - безнең саклаучыларыбыз, безнең ышанычыбыз, безнең киләчәгебез.