Атнинская централизованная библиотечная система
Госорганы и учреждения · 5 ноября 2026 г.
Ил киләчәге — бердәмлектә 🇷🇺
Ил киләчәге — бердәмлектә 🇷🇺 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шул уңайдан Күәм авыл китапханәсе «Ил киләчәге — бердәмлектә» исемле мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында балалар әлеге мөһим көннең тарихы белән таныштылар. Аннары дуслык, үзара ярдәм, бердәмлек турында әңгәмә оештырылды, дуслык турындагы мәкальләр искә төшерелде. Соңыннан дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан осталык дәресе үткәрелде.📚
Канал в каталоге Максиметера
41 подписчиков · Госорганы и учреждения