Атнинская централизованная библиотечная система
Госорганы и учреждения · 6 ноября 2026 г.
Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Мин ...
Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Мин һәм минем Республикамның Конституциясе" дигән әңгәмә-очрашу үткәрдек. Очрашуыбызның махсус кунаклары шушы көннәрдә генә Ватан алдында үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан авылдаш егетебез Хәмидуллин Ислам Шәүкәт улы һәм авыл җирлеге башлыгы Фәридә Фаяз кызы булдылар. Бүгенге очрашуыбызның максаты - балаларга патриотик тәрбия бирү, начар гадәтләрне профилактикалау иде. Әңгәмә барышында балалар белән Татарстан Республикасы Коституциясе, балаларның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштык. Ислам абыйлары хәрби бурыч, армиядәге солдат тормышы, белем белән тәртипнең солдат тормышының нигезе булуы, сәламәтлек барыбызның иң зур байлыгы икәне турында сөйләде. Үзенең мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә алды. Кунаклар очрашуга килгән балаларга үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ватаныбызны яратучы, тәртипле, лаеклы алмашчылар булып үсүләрен теләделәр.
Канал в каталоге Максиметера
41 подписчиков · Госорганы и учреждения