12 нче июнь көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында «Татарстанда җәй» проекты кысал... — 15 июня 2026 г. в 05:38:37.718
12 нче июнь көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Россия көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Концертта үзешчән сәнгать осталары һәм вокаль коллективлар чыгыш ясады, тамашачылар белән викториналар уйнатылды. Балалар өчен аерым күңел ачу мәйданчыгы оештырылды, анда батутлар, баллы мамык, тәмле попкорн сәүдә нокталары эшләде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Триколор» акциясендә катнашып, флаг төсләрендәге тасмалар өләште. Районыбызда планлаштырылган җәйге вакыйгалар белән проектның рәсми сайтында танышып була: https://leto.tatar/ #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

