1 август көнне "Татарстанда Җәй" проекты кысаларында «ӘтнәТуй» III ачык фольклор-этник ... — 4 августа 2026 г. в 05:45:56.209
1 август көнне "Татарстанда Җәй" проекты кысаларында «ӘтнәТуй» III ачык фольклор-этник фестивале гөрләде. Чара милли туй йолаларын саклауга һәм төбәкара мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга багышланды. Фестивальдә Балтач, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарыннан килгән фольклор коллективлары катнашты. Алар сәхнәдә кыз ярәшү, яучылык, бирнә сандыгы тутыру, өй киендерү, киленгә су юлы күрсәтү һәм кияү мунчасы кебек борынгы гореф-гадәтләрне бөтен нечкәлекләре белән җанландырдылар. Тамашачыларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева, атказанган артистлар Илгиз Зәкиев, Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, шулай ук «Риваять» этно-төркеме һәм ABIEM PROJECT чыгышлары сөендерде. Парк мәйданчыкларында халык милли мохитнең чын кайнарлыгын тойды: остаханәләрдә «май канаты ясау» һәм «мунча себеркесе бәйләү» серләренә өйрәнделәр, ә тарихи фотокүргәзмә һәркемне сәяхәткә чакырды. Милли музей оештырган "Туй йорты"ндагы борынгы кәләш күлмәкләре һәм кияү костюмнары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — «Иң уңган килен» бәйгесе булды. Гореф-гадәтләрне яхшы белгән зирәк киленнәр осталыкта сынашып, бүләкләр яулады. Фестиваль ахырында барлык коллективлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. "ӘтнәТуй" фестивале халык иҗатын популярлаштыруда һәм яшь буынга милли тәрбия бирүдә мөһим адым булды. Бу чара йөрәкләргә милли горурлык орлыклары салды һәм мирасыбызның ышанычлы кулларда булуын тагын бер кат исбатлады. Актуаль афишалар белән сылтама аша таныша аласыз: https://leto.tatar/ #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

