Бүген, ягъни 15 нче июль көнне Алдынгылар хәрәкәте Мәдәният бүлеге белән берлектә яңа п... — 15 июля 2026 г. в 15:10:49.350
Бүген, ягъни 15 нче июль көнне Алдынгылар хәрәкәте Мәдәният бүлеге белән берлектә яңа проект башлап җибәрә! Түбән Бәрәскә һәм Олы Мәңгәр мәдәният йортлары каршында «Ура, авылга!» дигән мәртәбәле проект үз эшен башлады. Алдагы 5 көн эчендә балаларыбызны нәрсәләр көтә икән? 🤔 🗣️ Татар телендә иркен һәм камил сөйләшү күнекмәләре; 🪆 Халкыбызның бай гореф-гадәтләре һәм онытылып барган йолалары; 🎶 Моңлы татар җырлары һәм дәртле биюләр; 🏃♂️ Кызыклы халык уеннары; 🏛️ Һәм, әлбәттә инде, үз авылларының тарихы, тарихи урыннары белән танышу. Безнең төп максат – балаларыбызның туган телгә, туган якка мәхәббәтен уяту, аларны милли рухта тәрбияләү. Үз авылыңның тарихын белү, аның матурлыгын күрә белү – ул зур горурлык бит!

