12 нче июнь көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында «Татарстанда җәй» проекты кысал... — 10 июня 2026 г. в 16:04:19.145
12 нче июнь көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Россия көненә багышланган концерт үтәчәк. Сезне бу бәйрәмне бергәләп билгеләргә чакырабыз.Һәркем бердәмлек һәм шатлык атмосферасын тойсын өчен,бу көндә без сезнең өчен бай программа әзерләдек Бәйрәм программасында сезне үзешчән артистларыбызның һәм вокал коллективларының концерт чыгышлары көтә. Балалар өчен батутлар, татлы вата һәм тәмле попкорн белән махсус күңел ачу зонасы эшләячәк. «Триколор» акциясе — флаг төсләрендәге тасмалар таратабыз. Триколорны горурлык белән тагып, зур патриотик флешмобның бер өлеше булыгыз. Сезне бергәләп күңел ачырга һәм илебез белән горурлык хисен уртаклашырга чакырабыз. Районыбызда узачак җәйге чаралар афишасын проект сайтында карарга була: https://leto.tatar/ #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

