2 июль көнне Югары Көек авылы плотинасында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Балык... — 4 июля 2026 г. в 12:26:27.487
2 июль көнне Югары Көек авылы плотинасында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Балык кап, яр буенда ялтырап ят!» дигән күңелле бәйрәм программасы узды. Кунаклар мавыктыргыч балык тоту ярышларында көч сынашты, балалар һәм өлкәннәр өчен командалы уеннар оештырылды. Ә иң тәмлесе — чын балыкчылар өчен әзерләнгән традицион ухадан авыз итү иде.Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде,аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды: «Иң беренче балык тотучы», «Иң кечкенә балык», «Иң зур балык», «Иң күп балык тотучы» һәм «Хатын-кызлар арасында иң беренче балык тотучы». Бәйрәм кысаларында мунча себеркесе ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Катнашучылар мунча себеркесе ясау серләренә төшенделәр һәм үз куллары белән ясаган хуш исле себеркеләрне өйләренә бүләк итеп алып кайттылар. Районыбызда планлаштырылган җәйге вакыйгалар белән проектның рәсми сайтында танышып була: https://leto.tatar/ #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

