Бүген, 1 сентябрь көнне, ветеран көрәшчебез, укытучыбыз Рафис Хәмит улының гомер бәйрәм...
Бүген, 1 сентябрь көнне, ветеран көрәшчебез, укытучыбыз Рафис Хәмит улының гомер бәйрәме. Рафис Хәмитович, туган көнегез белән котлыйбыз! Сез бөтен белемегезне, көчегезне мәгариф өлкәсенә багышлап, кайгыртучан, хезмәт сөючәнлегегез белән зур хөрмәт казанган шәхес. Башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез!Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын сезгә!